Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары игътибарына!

12 ноябрьдән республикабызда "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дигән мәдәни-белем бирү проекты старт ала. Әлеге проектта районыбыздан 611 бала катнаша. Аларны 12 ноябрьдә 9.00 сәгатьтә үзәк китапханә системасының барлык китапханәләрендә үткәреләчәк мәдәният дәресенә килүләрен көтеп калабыз. Бу проект китапханәчеләр, сыйныф җитәкчеләре, беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләренең бергәләп эшләвен күздә...

12 ноябрьдән республикабызда "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дигән мәдәни-белем бирү проекты старт ала. Әлеге проектта районыбыздан 611 бала катнаша. Аларны 12 ноябрьдә 9.00 сәгатьтә үзәк китапханә системасының барлык китапханәләрендә үткәреләчәк мәдәният дәресенә килүләрен көтеп калабыз. Бу проект китапханәчеләр, сыйныф җитәкчеләре, беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләренең бергәләп эшләвен күздә тота.

Конкурсның 1нче этабы 12 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр "Беренче сыйныф укучысы - "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" порталыннан иң актив файдаланучы" номинациясе буенча үтә. Нәтиҗәләр, республикабызның теләсә кайсы мәдәният учреждениесе янында (эчендә) мәдәни көндәлек белән фотога төшеп, тәэсирләрне язып, шуларны порталга урнаштырулар саны буенча билгеләнә. Җиңүчеләрнең исемлекләре 10 декабрьдән дә соңга калмыйча, www. культурный дневник. рф, www.diary-culture.ru порталларында урнаштырылачак. Җиңүчеләр Казан шәһәрендә үткәреләчәк республика Яңа ел чыршы бәйрәменә чакыру алачаклар.

2нче этап киләсе елның 1 гыйнварыннан 25 маена кадәр "Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге" , "Иң культуралы ата-ана" номинацияләре буенча үткәрелә.

Укучылар ел дәвамында көндәлектәге мәгълүматлар аша Татарстанның мәдәният объектлары белән танышачаклар, мәдәният учреждениеләренә барып, анда алган тәэсирләрен язып барачаклар. Уку елы азагында көндәлекләр конкурска җибәреләчәк. Җиңүчеләргә бүләкләр биреләчәк, алар шулай ук Казанга тантаналы чарага чакырылачак.

Беренче сыйныф укучыларының һәм аларның ата-аналарының әлеге проектта актив катнашулары сорала.

фото: http://co1436.mskzapad.ru/about/news/messages/3/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk