2 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Сәрдекбаш мәчетенең түбәсен ремонтлау өчен ярдәм кирәк
Сәрдекбаш мәчетенең түбәсен ремонтларга уйладык. Матди ярдәм күрсәтүегезне сорыйбыз. Белешмә өчен телефон: 25-0-88 (Фоат Шәфигуллин). фото: http://www.fvp.lact.ru/novosti-page-2
-
4 ноябрьдә РДКда бәйрәм концерты була
4 ноябрьдә район Мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көненә багышланган "Җырлыйк әле" дип исемләнгән бәйрәм концерты була. Программада: "Җырлыйк әле" телетапшыруында катнашкан җырчылар чыгышы. Башлана 17.00 сәгатьтә. Керү ирекле.Рәхим итегез! фото: http://aifudm.net/news/news94362.html
-
Беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары игътибарына!
12 ноябрьдән республикабызда "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дигән мәдәни-белем бирү проекты старт ала. Әлеге проектта районыбыздан 611 бала катнаша. Аларны 12 ноябрьдә 9.00 сәгатьтә үзәк китапханә системасының барлык китапханәләрендә үткәреләчәк мәдәният дәресенә килүләрен көтеп калабыз. Бу проект китапханәчеләр, сыйныф җитәкчеләре, беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләренең бергәләп эшләвен күздә...
-
Машина эзләп - Венгриягә
Бу хәл 1995 елның апрель башында булды. Без Пионерская урамында яшәүче Володя белән җиңел машина алу ниятеннән Венгриягә барырга уйладык. Ул елларда бездә Жигули алырлык түгел, ә анда тотылган машиналар сата торган вакыт. Володя армиядә шунда шофер булып хезмәт иткәнлектән, юлларны яхшы белә иде. Алдан әзерләнеп, чит ил паспортлары ясатып,...