Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер ир-ат эскалатордан егылып төшеп үлгән

Кичә, 13 декабрьдә, Казанның Ямашев проспектында урнашкан мәгълүм бер сәүдә үзәгендәге эскалатордан ир-ат егылып төшеп үлгән. Гадәттән тыш хәл кичке сәгать 6лар тирәсендә булган. 1961 елгы ир-ат 3 каттан ни сәбәпледер югарыга хәрәкәт итүче эскалатордан төшәргә булган һәм аска мәтәлгән. Алай гына да түгел, ул астагы кеше өстенә егылган. Югарыдан...

Кичә, 13 декабрьдә, Казанның Ямашев проспектында урнашкан мәгълүм бер сәүдә үзәгендәге эскалатордан ир-ат егылып төшеп үлгән.

Гадәттән тыш хәл кичке сәгать 6лар тирәсендә булган. 1961 елгы ир-ат 3 каттан ни сәбәпледер югарыга хәрәкәт итүче эскалатордан төшәргә булган һәм аска мәтәлгән. Алай гына да түгел, ул астагы кеше өстенә егылган. Югарыдан егылып төшкән әлеге ир-ат урында ук үлгән. Ә сәүдә үзәгенең аскы катында кешене хастаханәгә озатканнар. Тикшерү алды эше кузгатылган.

Исегездә булса, Казанда шуңа охшаш хәл 2010 елда да булган иде. Ул вакытта 21 яшьлек егет кызы өчен 3 нче каттан аска ташланган иде.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52006-b%D3%99la-%E2%80%93-ayak-astyinda.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев