Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәдрәфтә бикләнеп калган әби оныгына шарф бәйләгән

Англия шәһәре Фликстоуда булган бу хәл. 82 яшьлек карчык Глэдис Филлипс җәмәгать бәдрәфендә бикләнеп калган. Бу заманча бәдрәф әле файдалануга тапшырылмаган була, карчык анда ничек кергәндер, диләр. Ишеге төзек булмау нәтиҗәсендә , аны ача алмыйча, карчык бәдрәфтә дүрт көн үткәрә. Янында ярый әле суыра торган конфетлары булып, тамак ачуын баса....

Англия шәһәре Фликстоуда булган бу хәл. 82 яшьлек карчык Глэдис Филлипс җәмәгать бәдрәфендә бикләнеп калган. Бу заманча бәдрәф әле файдалануга тапшырылмаган була, карчык анда ничек кергәндер, диләр. Ишеге төзек булмау нәтиҗәсендә , аны ача алмыйча, карчык бәдрәфтә дүрт көн үткәрә. Янында ярый әле суыра торган конфетлары булып, тамак ачуын баса. Кибетләрдә йөргәндә бер йомгак бәйләү җебе дә алган була, шуңа күрә тик ятмый, оныгына шарф бәйли. Стеналарга шакып, ярдәм сорап кычкырса да, карчыкны ишетүче булмый. Бәхетенә каршы, дүртенче көнне бирегә, бер кабинканы буяп бетерергә дип, бер эшче килә. Карчык тоткынлыктан шулай котыла. Сәламәтлегенә зыян килмәгән, дип белдергән табиблар.

чыганак: http://gazetadaily.ru/12/22/zastryavshaya-v-tualete-na-chetyire-dnya-babushka-svyazala-sharf-vnuku/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk