Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Байлангарда булган янгынның сәбәбе: тәмәке белән саксыз эш итү

Гыйнвар аенда районда өч янгын чыгу очрагы теркәлде - ике мунча янып бетте, бер торак йортка зыян килде. Китерелгән матди зыян 149 мең сумнан артык. Янгыннар чыгуга китергән төп сәбәпләр булып тәмәке тарткан вакытта саксызлык күрсәтү, электр җиһазлары белән эш иткәндә һәм мичләр якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу тора. 25...

Гыйнвар аенда районда өч янгын чыгу очрагы теркәлде - ике мунча янып бетте, бер торак йортка зыян килде. Китерелгән матди зыян 149 мең сумнан артык. Янгыннар чыгуга китергән төп сәбәпләр булып тәмәке тарткан вакытта саксызлык күрсәтү, электр җиһазлары белән эш иткәндә һәм мичләр якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу тора.

25 ягыйнварда, төнлә белән Байлангар авылындагы йортларның берсендә тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә янгын чыкты. Исерткеч эчемлекләр кулланган йорт хуҗасы ятакта килеш кенә тәмәке тарта һәм сүндерелмәгән тәмәке төпчеген шунда калдыра. Нәтиҗәдә янгын чыга һәм йортның бер бүлмәсенең эчке өлешенә зыян килә. Хуҗа кешене исә өй эченнән авылдашлары Айнур Мөхәмәдгалиев һәм Ризанур Кәримуллиннар алып чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәнче авыл халкы да ут белән көрәшә.

Тәмәке тартучылардан аеруча игътибарлы һәм сак булу сорала. Сүндерелмәгән хәлдә ташланган тәмәке төпчеге күп очракта янып китеп, бәла-казага китерергә мөмкин. Шулай ук исерек хәлдә кулга тәмәке тотып йоклап китүнең, сүндерелмәгән шырпы һәм шәмнәрнең дә ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Эльбрус ӘХМӘТҖАНОВ, Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дознавателе

фото: http://www.vluki.ru/news/2014/03/24/282109.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев