Байлангар урта мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең ничек үтәлүе тикшерелде, дип хәбәр итте янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Нурфат Җаббаров. Биредә үткән елда табылган кимчелекләр тулысынча бетерелгән: түбәнең агач өлешләре янгынга каршы состав белән эшкәртелгән, фотолюминесцент материаллар кулланып, кешеләрне эвакуацияләү планы эшләнгән, җаваплы кешеләрне һәм тәүлек буе сакта торучы хезмәткәрләрне янгын-техник...
Байлангар урта мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең ничек үтәлүе тикшерелде, дип хәбәр итте янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Нурфат Җаббаров. Биредә үткән елда табылган кимчелекләр тулысынча бетерелгән: түбәнең агач өлешләре янгынга каршы состав белән эшкәртелгән, фотолюминесцент материаллар кулланып, кешеләрне эвакуацияләү планы эшләнгән, җаваплы кешеләрне һәм тәүлек буе сакта торучы хезмәткәрләрне янгын-техник минимумы программасы буенча укыту оештырылган. Көндәлек янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлә. Бу чараларны үткәрүдә янгын күзәтчелеге бүлегенең дә ярдәме булган.
фотоhttp://knigi.tr200.net/v.php?id=217014
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев