Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Башкортстанда тугыз кеше үлгән һәлакәтнең төп сәбәбе билгеле булды

"Урал" М-5 юлында тугыз кешенең гомере өзелгән һәлакәт юл чистартылмау нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип белдерде тикшерүчеләр.

(Казан, 3 март, "Татар-информ"). "Урал" М-5 юлында тугыз кешенең гомере өзелгән юл-транспорт һәлакәте юл чистартылмау нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Республиканың тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән агентлыккаа хәбәр итүләренчә, "MAN" йөк машинасын йөртүче бозлавык булу сәбәпле, идарәне югалтып, каршы як полосадан килүче "Мерседес-Бенц" микроавтобусына килеп бәрелгән.

"Автомобиль юллары тиешенчә чистартылмау, бозлавыкка каршы чаралар белән эшкәртелмәгән булу сәбәпле, йөк машинасының каршы як юлдан килүче пассажир микроавтобусы белән бәрелешүе килеп чыккан", - дип аңлаткан тикшерүчеләр.

Искәртеп узыйк, микроавтобусның сигез пассажиры һәм йөртүчесе һәлакәт урынында ук үлгән, дүртесе төрле җәрәхәтләр белән хастаханәдә дәвалана. Тулырак МОНДА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk