Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар бакчасында - Габдулла Тукай көннәре

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Ә быел, яраткан язучыбызның 130 еллыгы уңаеннан, республика күләмендә һәм районыбызда күп кенә чаралар уздырылды. Безнең "Гөрләвек" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп,...

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Ә быел, яраткан язучыбызның 130 еллыгы уңаеннан, республика күләмендә һәм районыбызда күп кенә чаралар уздырылды. Безнең "Гөрләвек" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр ясадылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнеп, "Шигырь бәйгесе"ндә катнаштылар. Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.

Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.

"Гөрләвек" балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Елена Степанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев