Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Айдар Галимов кызын кияүгә биргән

Соңгы араларда Айдар Галимовның тормышы күңелле яңалыкларга бай булган. Бу хакта үзе безгә сөйләде. - 1 март көнне олы кызым Гүзәлнең никахын уздырдык. Киявебез Артур исемле, Уфа егете. Башкортстанның Тикшерү комитетында эшли. Спорт белән дә бик дус. Комитетның футбол буенча республика җыелма командасында уйный. Балалар Уфада яши. Кияү нәселенең тамырлары...

Соңгы араларда Айдар Галимовның тормышы күңелле яңалыкларга бай булган. Бу хакта үзе безгә сөйләде.

- 1 март көнне олы кызым Гүзәлнең никахын уздырдык. Киявебез Артур исемле, Уфа егете. Башкортстанның Тикшерү комитетында эшли. Спорт белән дә бик дус. Комитетның футбол буенча республика җыелма командасында уйный. Балалар Уфада яши. Кияү нәселенең тамырлары Татарстанга да барып тоташа, кодагый Актанышныкы. Туйны август аенда үткәрергә планлаштырабыз, Алла боерса.

Икенче күңелле яңалыгым: ниһаять, биш ел вакыт узганнан соң, "Язылган язмышыбыз..." дип исемләнгән өр-яңа альбомым дөнья күрде. Тик шулай да берничә яңа җыр әлеге дискка кереп өлгермәде, шуңа күрә, көзгә альбомның икенче өлешен чыгару турында уйлыйбыз, - диде җырчы.

Әлеге хәбәр http://matbugat.ru/news/?id=9636 сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk