Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Авариядә һәлак булган спортчы кыз белән саубуллаштылар

    Казанның №20 гимназиясендә "Соңгы кыңгырау"ны 21 май көнне иртәнге сәгать дүрттә Түбән Новгород өлкәсе янында юл фаҗигасендә һәлак булган спортчылар һәм зыян күрүчеләр истәлегенә багышладылар, дип яза "Челнинские известия". 12 яшьлек каратэчы кыз Эльвина Фәттахова әлеге гимназиядә укыган, "Ак Бүре" каратэ мәктәбенә йөргән. Ярышка әлеге клубтан тагын ике малай барган...

    Казанның №20 гимназиясендә "Соңгы кыңгырау"ны 21 май көнне иртәнге сәгать дүрттә Түбән Новгород өлкәсе янында юл фаҗигасендә һәлак булган спортчылар һәм зыян күрүчеләр истәлегенә багышладылар, дип яза "Челнинские известия".

    12 яшьлек каратэчы кыз Эльвина Фәттахова әлеге гимназиядә укыган, "Ак Бүре" каратэ мәктәбенә йөргән. Ярышка әлеге клубтан тагын ике малай барган була. Алар төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә җибәреләләр.

    Реклама

    Эльвина үзенең кыска гына спорт карьерасы вакытында 46 медаль алуга ирешә. Ул биш ел эчендә Татарстанда иң нәтиҗәле спортчыларның берсенә әйләнә.

    Әлеге фаҗига буенча тикшерүчеләр җинаять эше кузгатканнар.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: