Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артык ялны кирәк дип тапмыйм

Беркөнне күршемә кергән җирдә Россиянең дүрт көнлек эш атнасына күчәргә җыенуы турында яңалык ишетеп чыктым әле. Дөресен әйтергә кирәк - бер дә сөенмәдем. Ник дигәндә, бәйрәмнәр болай да бик күп бездә. 1 майда да, ноябрь бәйрәмендә дә өч кенә түгел, хәтта дүртәр көн ял бирәләр, ә инде кышкы "каникул"лар турында...

Беркөнне күршемә кергән җирдә Россиянең дүрт көнлек эш атнасына күчәргә җыенуы турында яңалык ишетеп чыктым әле. Дөресен әйтергә кирәк - бер дә сөенмәдем. Ник дигәндә, бәйрәмнәр болай да бик күп бездә. 1 майда да, ноябрь бәйрәмендә дә өч кенә түгел, хәтта дүртәр көн ял бирәләр, ә инде кышкы "каникул"лар турында әйтәсе дә юк. Рәхәтләнеп ял итеп, телевизор карап, тәм-томнар пешереп, чәй эчеп өйдә утыру, кунакларга йөрү өчен әйбәт инде анысы. Әмма акчасы да кирәк бит әле аның, җәмәгать. Минем улым белән киленем икесе дә хөкүмәт эшендә, иртән чыгып китәләр дә, кич җитеп, караңгы төшкәндә генә кайтып керәләр. Хезмәт хакларын күп дип әйтмәс идем, шулай да минем пенсиямне дә өстәсәң, тормыш алып барырга җитә, Аллага шөкер. Атнага өч көн ял итү я хезмәт хакларын киметү, я эш сәгатен арттыру хисабына булыр бит ул. Өстәмә мәшәкатьләр ясап, дүрт көнлек эш көненә күчерү турында онытсыннар иде югарыдагылар. Сау-сәламәт булганда биш көнеңне рәхәтләнеп эшләп кайтуның бернинди авырлыгы да юк аның!

Марзыя ГАЙФИЕВА

фото: http://direct-press.ru/v-rossii/50970-v-gosdume-khotyat-sokratit-rabochuyu-nedelyu-do-4-dnej

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X