Хәбәрләр

“Адмирал” сәүдә үзәгендә пожарда һәлак булучылар саны бишкә җиткән

"Адмирал" сәүдә үзәгендә пожарда һәлак булучылар саны биш кешегә җиткән, дип хәбәр итә "Россия24" телеканалы. -Менә хәзер җимерекләрне актарган вакытта тагын бер кешенең үле гәүдәсе табылды. Шулай ук ике гражданинның дәваханәгә мөрәҗәгать итүе турында да мәгълүмат килеп иреште, - дип җиткерде МЧСның мәгълүмат чаралары белән эшләүче бүлек җитәкчесе. Янгында барлыгы...

"Адмирал" сәүдә үзәгендә пожарда һәлак булучылар саны биш кешегә җиткән, дип хәбәр итә "Россия24" телеканалы.

-Менә хәзер җимерекләрне актарган вакытта тагын бер кешенең үле гәүдәсе табылды. Шулай ук ике гражданинның дәваханәгә мөрәҗәгать итүе турында да мәгълүмат килеп иреште, - дип җиткерде МЧСның мәгълүмат чаралары белән эшләүче бүлек җитәкчесе.

Янгында барлыгы 36 кеше зыян күргән, аның 14е дәваханәләргә урнаштырылган.

чыганак: http://prokazan.ru/news/view/99816/q

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев