Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Адай клубында әфганчыларның очрашу кичәсе булды

Зур Сәрдек җирлегенең Адай авылы клубында шушы җирлектән китеп, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләргә эләккән егетләрнең очрашу кичәсе уздырылды. Җирлекнең барлык авылларында да чиратлап уза торган бу бәйрәм матур традициягә әверелде, егетләребез бу очрашуны ел саен көтеп алалар. Алдагы көнне Чишмәбаш бозында әфганчылар кубогына хоккей ярышлары уздырылган иде. Инде менә Адай сәхнәсендә...

Зур Сәрдек җирлегенең Адай авылы клубында шушы җирлектән китеп, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләргә эләккән егетләрнең очрашу кичәсе уздырылды. Җирлекнең барлык авылларында да чиратлап уза торган бу бәйрәм матур традициягә әверелде, егетләребез бу очрашуны ел саен көтеп алалар. Алдагы көнне Чишмәбаш бозында әфганчылар кубогына хоккей ярышлары уздырылган иде. Инде менә Адай сәхнәсендә очрашу. Клуб мөдире Фәния Хәбибуллинаның биргән сорауларына җавап биргәндә алар күңелендә күпме хатирәләр яңарды, гыйбрәтле истәлекләр сөйләнде. Җирлекнең мәдәният хезмәткәрләренең җырлары белән үрелеп барган кичә чәй өстәле артында да дәвам итте. Сәхнәдән сөйләнмәгән истәлекләр тагын яңарды. Киләчәктә оешма белән башкарыласы эшләр тәгаенләнде. Кичәдән һәркем күтәренке күңел белән кайтты.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk