Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Адай авылында Әнкәйләргә багышланган кичә булды (+фото)

Адай авылы клубында 8 Март бәйрәме уңаеннан, килен белән яшәүче кайнаналарга багышланган кичә булды. Кичәнең исеме дә "Рәхмәт сиңа, әнкәй" дип исемләнгән иде. Сәхнә түрендә әби-апалар урын алды, ә киленнәр аларга күңелләрендәге матур теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерделәр, шул ук вакытта алар үзләренә гомер бирүче газизләрен дә онытмадылар, тәмле сүзләре, чәчәк...

Адай авылы клубында 8 Март бәйрәме уңаеннан, килен белән яшәүче кайнаналарга багышланган кичә булды. Кичәнең исеме дә "Рәхмәт сиңа, әнкәй" дип исемләнгән иде. Сәхнә түрендә әби-апалар урын алды, ә киленнәр аларга күңелләрендәге матур теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерделәр, шул ук вакытта алар үзләренә гомер бирүче газизләрен дә онытмадылар, тәмле сүзләре, чәчәк бәйләмнәре белән куандырдылар. Фәнис Галимҗанов, Гөлия Хәсәнова, Фәнзил Галимҗанов һәм башкаларның җыр-биюләре һәркемнең күңел түрендә урын алды, Ә Гүзәл Хантимерованың кызларын сагынып көтүче әниләргә багышланган җырын башкарганда күпләр күз яшьләрен тыеп кала алмады. Гыйбрәтле хәлләр, нәфис сүз белән үрелеп барган кичәдән һәркем аз булса да сабак алгандыр, тормышы турында уйлангандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk