Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 40 яшьлек Кукмара кешесе велосипед урлаган

    5-11 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә 91 гариза һәм хәбәр теркәлә. Шуларның икесе җинаятьләр турында, дип хәбәр итә http://kukmor-ovd.ru сайты. -6-7 апрельдә 18.00 -07.00 сәгатьләр эчендә билгесез зат поселокның Ленин урамында урнашкан "Нотариус" офисыннан 6050 сумлык мәгълүмати табличка урлый. -9 апрельдә 40 яшьлек Кукмара...

    5-11 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә 91 гариза һәм хәбәр теркәлә. Шуларның икесе җинаятьләр турында, дип хәбәр итә http://kukmor-ovd.ru сайты.

    -6-7 апрельдә 18.00 -07.00 сәгатьләр эчендә билгесез зат поселокның Ленин урамында урнашкан "Нотариус" офисыннан 6050 сумлык мәгълүмати табличка урлый.

    -9 апрельдә 40 яшьлек Кукмара кешесе поселокның Тинчурин урамы, 16нчы йорт подъездыннан велосипед урлый.

    Әлеге чорда район территориясендә 10 юл фаҗигасе була, бер кеше зыян күрә. Төрле административ хокук бозулар өчен бүлеккә 115 кеше китерелә.

    фото: https://yandex.ru

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: