Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

35 яшьлек ана баласын урамда очраган таныш түгел хатынга биреп җибәргән

Казанда яшәүче 35 яшьлек Екатерина Журова тәртипсез тормыш алып барган, эчкән, үзенең биш яшьлек кызын юньләп карамаган, киемнәр дә, ашау да алмаган, өйләрендә шапшаклык булган. Ә узган елның декабрендә кызыннан котылырга теләп, аны йоклаган җиреннән уятып, күлмәкчән генә көе урамга алып чыккан һәм очраклы хатынга биреп җибәргән. Әлеге хатын полициягә...

Казанда яшәүче 35 яшьлек Екатерина Журова тәртипсез тормыш алып барган, эчкән, үзенең биш яшьлек кызын юньләп карамаган, киемнәр дә, ашау да алмаган, өйләрендә шапшаклык булган. Ә узган елның декабрендә кызыннан котылырга теләп, аны йоклаган җиреннән уятып, күлмәкчән генә көе урамга алып чыккан һәм очраклы хатынга биреп җибәргән. Әлеге хатын полициягә хәбәр иткән. Салкын тигән, тамак чирләре эләктергән кызчыкны ашыгыч ярдәм машинасы дәваханәгә алып киткән. Ә әнисен суд бер елга төзәтү эшләренә хөкем иткән. Хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотылып калачак. Суд аны ана хокукыннан мәхрүм итү турында материаллар туплый икән. Бу хатынның 10 яшьлек улы да бар, анысын хатынның әти-әнисе тәрбияли икән.

Чыганак: http://prokazan.ru

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев