Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

32 укучының 32нче очрашуы булды

Безнең Сәрдекбаш урта мәктәбенең 1982нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары әле ике ел элек кенә мәктәпне тәмамлауның 30 еллыгын бәйрәм итсәләр, күптән түгел кабат, 32нче тапкыр очраштылар. Сыйныфта да алар 32 бала укыдылар. Кибет киштәләре дефицит булган товарлардан сыгылып торган, әмма әдәп-әхлак төшенчәләре дефицитка әйләнеп барган чорда яшәсәк тә, укучыларымның тәрбияле,...

Безнең Сәрдекбаш урта мәктәбенең 1982нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары әле ике ел элек кенә мәктәпне тәмамлауның 30 еллыгын бәйрәм итсәләр, күптән түгел кабат, 32нче тапкыр очраштылар. Сыйныфта да алар 32 бала укыдылар. Кибет киштәләре дефицит булган товарлардан сыгылып торган, әмма әдәп-әхлак төшенчәләре дефицитка әйләнеп барган чорда яшәсәк тә, укучыларымның тәрбияле, тырыш, максатчан булуларына күңелем сөенде. Аларның берсе дә мәктәп, укытучылар коллективы исеменә тап төшермәгән. Тормышта һәркайсы үз урынын тапкан.

Очрашу вакытында мәктәп музееның экспонатлары белән танышканнан соң, үзләре укыган сыйныфка экскурсия ясадык. Бакыйлыкка күчкән мөгаллимнәрнең, сыйныфташларының якты истәлекләрен бер минут тынлык белән искә алдык.

Илгиз Якупов, Фәридә Хисамова, Лилия Низамова, Владимир Ивановлар - һәр очрашуны оештыруда башлап йөрүчеләр. Фәнилә, Рәмзия, Гыйззинур, Земфира, Һидия, Альмиралар әзерләгән ризыклар бу юлы да телеңне йотарлык иде. Илшат Ярмиевның гармунда сыздырып уйнавы, Леонид Никитин һәм Фәнис Хәсәновның өздереп биюләре үзе генә нигә торды! Уразай авылы имам-хатыйбы Рамил Харрасовның да сәламәтләнеп очрашуга килүе сыйныфташлар өчен зур сөенеч булды.

фото: http://dwijok.ru/afisha/sir_vstrca_vipusknikov.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X