Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

28 пычак ярасы ясалган хатын-кызны юлда ташлап калдырганнар

Узган атнада Әгерҗе районында коточкыч җинаять кылынган. Бер гаепсез хатын-кызга һөҗүм итеп, аның гомерен куркыныч астына куйган - 28 тән җәрәхәте ясаган кешеләр тоткарланган. Тикшерү фаразлары буенча, вакыйга болайрак була. Удмуртиядән килгән 29 яшьлек һәм 18 яше тулганчы ук кеше талап, кибет басып, моңа кадәр дә 3,5 елга ирегеннән мәхрүм...

Узган атнада Әгерҗе районында коточкыч җинаять кылынган. Бер гаепсез хатын-кызга һөҗүм итеп, аның гомерен куркыныч астына куйган - 28 тән җәрәхәте ясаган кешеләр тоткарланган.

Тикшерү фаразлары буенча, вакыйга болайрак була. Удмуртиядән килгән 29 яшьлек һәм 18 яше тулганчы ук кеше талап, кибет басып, моңа кадәр дә 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән 21 яшьлек Әгерҗе егете кәеф-сафа корып утыргач, урамга кеше таларга чыгып китә.

Әгерҗенең Агрызская урамында ялгызы гына баручы хатын-кызны күреп, аннан акча сорап, бугазына пычак териләр. Хатын тарткалаша башлый. Максатларына ирешә алмагач, әлеге хатын-кызга пычак белән төрле дәрәҗәдәге 28 җәрәхәт ясыйлар һәм шул килеш юлда ташлап калдыралар.

- Полициягә бу турыда хәбәр килү белән бөтен шәхси состав аякка басты, - дип сөйләде Әгерҗе полициясе начальнигы Ренат Ибраһимов. - Шул ук төнне без җинаять кылучыларның икесен дә тота алдык. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

Зыян күргән 43 яшьлек хатын-кыз - реанимациядә. "Хәле әлегә авыр, ләкин бераз алга китеш бар", - ди табиблар.

Чыганак: http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/3417-43-yashlek-hatyin-kyizga-28-tapkyir-ch%D3%99ncheg%D3%99nn%D3%99r.html

фото: http://www.diapazon.kz/kazakhstan/kaz-incidents/47550-v-kokshetau-19-letniy-student-kolledzha-ranil-sokursnika.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X