Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2016 елга БДИ расписаниесе проекты

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2016 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниеләрен әзерләгән. Имтиханнар ике этапта узачак: вакытыннан алда һәм төп. Ведомствоның сайтында хәбәр ителгәнчә, БДИның вакытыннан алда этабы 2016 елның 21 мартына үткәрелә. БДИның төп этабы сайлап алынган...

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2016 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниеләрен әзерләгән.

Имтиханнар ике этапта узачак: вакытыннан алда һәм төп. Ведомствоның сайтында хәбәр ителгәнчә, БДИның вакытыннан алда этабы 2016 елның 21 мартына үткәрелә. БДИның төп этабы сайлап алынган фәннәр: география һәм әдәбияттан 2016 елның 27 маенда башлана. 2015 елдагы кебек үк, БДИ үткәрү расписаниесе проектында "июль дулкыны"н үткәрү каралмаган. Җәмгыять белеме буенча БДИ үткәрү өчен беренче тапкыр аерым көн каралган, бу БДИда катнашучыларның күбесенә имтихан тапшыру вакытын төп вакытта тәмамларга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, кайбер фәннәр буенча БДИ, ТДИ һәм ДЧИ үткәрү өчен, резерв вакыты белән бергә, барлык фәннәр буенча имтихан үткәрү өчен өстәмә резерв көне күздә тотылган. Март-июнь айларында канәгатьләндерерлек нәтиҗәгә ирешмәгән укучылар рус теле һәм (яки) математиканы 2016 елның сентябрендә тапшыра ала. Ведомство агымдагы елның 24 сентябренә кадәр расписание проектына тәкъдимнәр һәм кисәтүләрне көтә.
"Татар-информ" МА материаллары буенча

http://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk