Шул уңайдан Кукмарада үзәк паркны төзекләндерү күздә тотыла. Анда көздән кирәксез агачлар киселеп, парк территориясе җыештырылып, балалар өчен уен мәйданчыгы корылган иде. Язын аны койма белән әйләндереп, яктырткычлар кую, эскәмияләр һәм атынгычлар урнаштыру планлаштырыла. Район җитәкчесе Сергей Димитриев поселокта гына түгел, һәр авыл җирлегендә парклар, балалар өчен уен мәйданчыклары булдыруны...
Шул уңайдан Кукмарада үзәк паркны төзекләндерү күздә тотыла. Анда көздән кирәксез агачлар киселеп, парк территориясе җыештырылып, балалар өчен уен мәйданчыгы корылган иде. Язын аны койма белән әйләндереп, яктырткычлар кую, эскәмияләр һәм атынгычлар урнаштыру планлаштырыла. Район җитәкчесе Сергей Димитриев поселокта гына түгел, һәр авыл җирлегендә парклар, балалар өчен уен мәйданчыклары булдыруны бурыч итеп куйды. Узган ел Нрмабашта авыл халкы көче белән уен мәйданчыгы ясалган иде. Башка авылларда да нормабашыллар үрнәк алсалар, яхшы булыр иде.
фото: http://www.modvlad.ru/news/full/gorod/vo_vladikavkaze_poyavitsya_okolo_20_skverov/
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев