Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

20нче "Салават Кубогы" үз иясен тапты (+Фотолар)

Чаллыда 20 нче тапкыр "Салават Кубогы"на автомобильдә узышлар үтте. Чаллы ипподромы йөзләгән автоспортчыны үзенә җыйды. Илдәге бердәнбер хәйрия автомобиль трек ярышлары "Россия балалар фонды"ның Татарстан бүлеге рәисе, популяр җырчы, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов инициативасы буенча оештырыла. 20 ел дәвамында старт түләүләре һәм бүләк фондының бер өлешеннән җыелган акча Чаллы...

Чаллыда 20 нче тапкыр "Салават Кубогы"на автомобильдә узышлар үтте. Чаллы ипподромы йөзләгән автоспортчыны үзенә җыйды. Илдәге бердәнбер хәйрия автомобиль трек ярышлары "Россия балалар фонды"ның Татарстан бүлеге рәисе, популяр җырчы, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов инициативасы буенча оештырыла.

20 ел дәвамында старт түләүләре һәм бүләк фондының бер өлешеннән җыелган акча Чаллы балалар йортына бирелә. Быелгы ярышлар кышкы трек автоузышлары буенча ТР Чемпионаты һәм Россия Кубогының өченче этабы белән бергә узды.

Юбилей ярышлары гадәттәгечә танылган автоузышчылар катнашында үтте. "Салават Кубогы"нда Тверь, Тамбов, Самара, Йошкар-Ола, шулай ук Татарстан шәһәрләреннән барлыгы егермедән артык узышчы катнашты. Тамашачылар Рәис Миңнеханов, Тимур Тимерҗанов, Рафаэль Фәттахов, Тимур Шиһабетдинов, Наталья Гольцова, Елена Зорина кебек узышчыларның мавыктыргыч көч сынашуын карый алды.

Быелгы "Салават Кубогы"ның иясе булып Түбән Кама автоузышчысы Олег Жаворонков танылды, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының матбугат хезмәте.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев