Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

14 яшьлек кызны урлап китеп машинадан атып калдырганнар

Әлеге хәл Казан шәһәренең Азино районында була. Билгесез затлар 14 яшьлек кызны урлап китәләр. Эзләү турындагы хәбәр социаль челтәрләргә дә таратыла, дип яза http://sntat.ru. -Ул үзенең егете белән подъезда утырды. Шуннан соң аны 171нче мәктәп янына кадәр озатырга булды. Анда машина белән берничә яшь кеше була. Алар кызга машинада йөрергә...

Әлеге хәл Казан шәһәренең Азино районында була. Билгесез затлар 14 яшьлек кызны урлап китәләр. Эзләү турындагы хәбәр социаль челтәрләргә дә таратыла, дип яза http://sntat.ru.

-Ул үзенең егете белән подъезда утырды. Шуннан соң аны 171нче мәктәп янына кадәр озатырга булды. Анда машина белән берничә яшь кеше була. Алар кызга машинада йөрергә чакыралар, әмма ул баш тарта. Шуннан соң аны көч кулланып машинага кертәләр, - дип сөйли югалган кызның дусты.

Урланган кыз үзенең дустына шалтыратып тәрәзәдән ниндидер ак төстәге төзелеш корылмалары күрүе турында әйтә ала. Алга таба машинадагы егетләр аны урамга тотып аталар. Берникадәр вакыттан соң кызны полиция хезмәткәрләре очрата, алар аны полиция бүлегенә алып киләләр. Шуннан соң кыз өенә кайтарып җибәрелә.

-Полициягә гариза язарга уйламадык, әле өч тәүлек үтмәгән иде бит, - дип дәвам итә сүзен урланган кызның дусты.

Кызның гаиләсе дә яшь егетләр тарафыннан кызның урлануы турында гариза язмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk