Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 12 яшьлек кыз 4 баланы янгыннан алып чыккан

    Кыз батырлык өчен бүләкләнәчәк. Октябрьский бистәсендә 12 яшьлек кыз ут капкан йорттан дүрт туганын алып чыккан. Бу көнне өлкәннәр эшкә киткән, ә өйдә биш балигъ булмаган бала калган. Аларның иң кечкенәсенә нибары 4 яшь кенә була. 12 яшьлек Милена - иң зур бала телевизор карап утырганда тәрәзәдән ялкын һәм төтен...

    Кыз батырлык өчен бүләкләнәчәк.

    Реклама

    Октябрьский бистәсендә 12 яшьлек кыз ут капкан йорттан дүрт туганын алып чыккан. Бу көнне өлкәннәр эшкә киткән, ә өйдә биш балигъ булмаган бала калган. Аларның иң кечкенәсенә нибары 4 яшь кенә була. 12 яшьлек Милена - иң зур бала телевизор карап утырганда тәрәзәдән ялкын һәм төтен күреп ала. Ишекне ачып, алдагы якта ут котырган булу сәбәпле, чыгып булмасын аңлап, кухня тәрәзәсеннән Диманы, Алешаны, Иринаны һәм Ваняны урамга чыгара. Ул арада йорт янына күршеләр җыела. Коткаручылар килеп җитүгә йорт һәм аның тирәсендәге корылмалар ут эчендә була, шуңа да бөтен хуҗалык янгыннан соң юк була.

    Әлмәт таңнары

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: