Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 12 ел юынмаган

    Америка галиме Дэвид Уитлок, фәнни тикшеренү максатында су, сабын һәм мунчала кулланмыйча 12 ел буе яшәгән. Ул Кембриджда фирма ачып, тәнне чистарта торган чара уйлап тапкан, аны "Мать-Грязь" дип атаган. Бу чара, галим әйтүенчә, кеше бүлеп чыгара торган зарарлы матдәләрне йота һәм файдалыларын бүлеп чыгара торган бактерияләрдән тора. Аны тәнгә...

    Америка галиме Дэвид Уитлок, фәнни тикшеренү максатында су, сабын һәм мунчала кулланмыйча 12 ел буе яшәгән. Ул Кембриджда фирма ачып, тәнне чистарта торган чара уйлап тапкан, аны "Мать-Грязь" дип атаган. Бу чара, галим әйтүенчә, кеше бүлеп чыгара торган зарарлы матдәләрне йота һәм файдалыларын бүлеп чыгара торган бактерияләрдән тора. Аны тәнгә көненә ике тапкыр сөртергә кирәк икән. Әмма никадәр файдалы чара булса да, галимнең рәсеменә карагач ук күңел кайта. Рәхәтләнеп су белән юынмыйча, ниндидер балчык белән сыланып йөрү кемгә генә ошар икән? БОМЖлар да ара-тирә юына бит.

    Реклама

    Чыганак: http://newsbuzz.ru/archives/6533?utm_medium=directadvert_45195

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: