Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Кукмарадан Миннехан Саттаров кулында гармун да «җанлана»

«Гармунга мәхәббәт, мөгаен, әтиемнән киләдер, чөнки ул бик оста уйный иде», — ди оста гармунчы.

Кукмарада яшәүче Миннехан абый Саттаров белән безне фотограф Фәнил абый Мәрсетдинов таныштырды. «Искиткеч талантлы кеше ул — ясаган гармуннарын күрсәң, шаккатасың», — дип, күршесе белән соклануын белдерде.

Чыннан да, якташыбыз белән очрашкач, бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандык. Миннехан абый — бик тырыш, булдыклы, алтын куллы оста. Инде 12 елдан артык ул гармун ясау һәм аларны реставрацияләү белән шөгыльләнә.

Ул чыгышы белән Күкшел авылыннан. 17 яшь чагында ук, бәхет эзләп, читкә чыгып киткән, 17 ел Якутиядә гомер иткән. Аннары гаиләсе белән Кукмарага кайтып төпләнгән. Бүгенге көндә тормыш иптәше Роза апа белән тыныч картлык кичерәләр. Өч бала: ике кыз, бер малайга гомер биргәннәр, алар инде үсеп таралышканнар. 

— Гармунга мәхәббәт, мөгаен, әтиемнән киләдер, чөнки ул бик оста уйный иде. Икетуган абыйлар гармун тарта башлагач, мин дә кызыксынып, аларга иярдем. Яшь чакта бераз мавыгып алдым да, аннары озак еллар буе бу шөгыльне читкә куеп тордым. Ә менә Себердән кайткач, гармунга булган кызыксыну яңадан уянды: кулда бер ватык гармун бар иде, шуны төзәтеп карагач, «кара әле, булдырам икән бит!» дип уйлап куйдым, — дип искә ала Миннехан абый. — Хәзерге вакытта улым гитарада уйный, гармунга да тартылуы бар. Мин аңа өр-яңа тальян гармун да, аккордеон да бирдем. Алга таба тагын да остарыр, дип ышанам.

Миннехан абый гармуннарны төрле төбәкләрдән җыеп алып кайта. Киров якларында аеруча моңлы, әйбәт яңгырашлы уен кораллары очрый, ди ул. Аларны ача, өйрәнә, яңадан җыя, ватыкларын төзекләндерә. Ә дүрт еллар чамасы элек ул Башкортостанда яшәүче, гармун ясау һәм төзәтү өлкәсендә 30 еллык тәҗрибәсе булган оста Айрат Харисов белән таныша.

— Бервакыт Айрат Харисовка Татарстан Мәдәният министрлыгыннан 100 гармун ясау турында зур заказ килә. Бу эшне берүзе генә башкарып чыгу авыр булгач, ул ярдәмчеләр эзли башлый. Шул чакта без, Күкшел авылыннан булган якташым Фәнис белән, аңа барып булышырга ниятләдек. Айрат безнең нинди һөнәрләргә ия булуыбызны сораштырды. Мин, нигездә төзелеш өлкәсендә эшләгән кеше буларак, гармун корпусларын ясау белән шөгыльләнергә керештем. Бер ел дәвамында агач эшләренең барысын да үзем башкарып чыктым. Башка юнәлешләрдә тәҗрибәм әллә ни зур булмаса да, эш барышында күзәтеп, сорашып, гармун ясау серләренең күп кенә нечкәлекләрен үзләштердем. Айрат хәзер дә мине корпуслар ясау өчен чакырып тора. Ике ай элек кенә дә аның янында булып кайттым, — дип сөйләде ул.

Миннехан абыйның ике остаханәсе бар, шуның берсе җылытыла торган. Кыш көне иртәнге сәгать биштә үк аның морҗа башыннан төтен күтәрелә. Биредә останың эш өчен кирәкле барлык станоклары да бар. Аларның күбесен ул үзе ясаган, ә кайберләрен булдыруда Кукмарадагы фрезерчы һәм токарьлар ярдәм иткән. Материалларның кыйммәт булуын да яшерми танышыбыз: «Шул вакытта гына да якынча 200 мең сум акча китте», — ди ул.

— Яхшы гармун ясау өчен инструмент һәм материалларның сыйфатлы булуы кирәк. Шуңа күрә чималны кайдан табам, шуннан эләктерергә тырышам. Казандагы күн заводы эшләвеннән туктады, шуңа күрә аны Кировтан алып кайтам. Корпусына фанер, катыргы кәгазь, почмакларын эшләргә калай һәм тагын башка бик күп вак элементлар кирәк. Бүгенге көндә бөтен әйберем да бар, яса гына, — дип сөйләде ул.

Якташыбыз бүгенгә кадәр барлыгы унлап гармун ясаган. Аның әйтүенчә, бер уен коралын тулысынча әзерләү өчен, якынча бер ай вакыт кирәк. Бу эш бик вак, зур төгәллек һәм сабырлык таләп итә. Җәй айларында башка мәшәкатьләр аркасында бу шөгыльгә вакыты калмый, шуңа күрә ул гармун ясауга күбрәк көзен керешә. Эшне ул фанерадан корпус әзерләүдән башлый, аннары «тел»ләрен ясый, тавышын көйли — кыскасы, энәсеннән җебенә кадәр барлык эшне үзе башкара.

Остаханәсендә инде әзер гармуннар да хуҗаларын көтеп тезелеп тора. Алар арасында 1958 елда ясалган гармун да бар. Миннехан абый аны төзекләндереп, яңадан «җан өргән», икенче тормыш бүләк иткән. Остага Кукмараның «Баламишкин», Күкшел авылының «Агымсу» ансамбльләренә йөрүче гармунчылар да мөрәҗәгать итә, ул аларның да уен коралларын яңарта.

— Көйне тоемлау сәләтем әллә ни көчле түгел, дип әйтер идем. Әмма гармунның һәр төрен яратам — һәркайсының үзенә генә хас моңы, үзенчәлеге бар. Телевизордан берәр көй яңгырасын гына, мин дә, ияреп, уйнап җибәрәм. Нәрсәнедер белмәү — киртә түгел ул. Иң мөһиме — хезмәттән курыкмаска. Үзем белсәм дә, белмәсәм дә, һәр эшкә алынам. Беренче тапкырдан ук барып чыкмаса, кабатлап карыйм. Иренмәскә, хезмәтне яратырга гына кирәк, — дип уртаклашты ул.

Миннехан абый — тырышлыгы һәм сабырлыгы белән гармун ясау осталыгына ирешкән кеше. Ул иске уен коралларына яңадан җан өрә, яңаларын булдырып, моң дөньясын баета. Аның хезмәтендә күңел җылысы, төгәллек һәм чын осталык чагыла.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев