Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан блогер Кадрия апа: Минем рецепт буенча пешергәч, "уңмады" дип әйтерлек булмасын

Интернет тормышыбызга көннән-көн күбрәк үтеп керә. Хәзер ашарга да шуннан карап кына пешерәбез бит. Ни дисәң дә, уңайлы үзе. Әзер рецептлар гына түгел, видеосы, пешереп караган кешеләрнең фикерләре, тәкъдимнәре дә язылган. Райондашларыбыз арасында да аш-су блогерлары бар.

Күптән түгел генә миңа шуларның берсе - Кадрия апа Ишмурзина белән якыннанрак танышырга туры килде.

Кадрия апаны “ВКонтакте” социаль челтәрендә аш-су осталары арасында үткәрелә торган марафоннарда да күргәнем бар иде. Әмма һич кенә дә үзебезнең райондаш икәнен белмәдем. Баксаң, ул Кукмарадан икән. Ә интернетка рецептларны лаеклы ялга чыкканнан соң куя башлаган. Аңа кадәр үземнең аш-су пешерергә, тортлар ясарга осталыгым бардыр дип уйламый да идем, ди ул.

- Мин тумышым белән Купка авылыннан, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Нократ Аланында заводта хезмәт куйдым. Күңелле вакытлар иде бу. Эштән соң автобусларга төялеп, төрле авылларга концертлар куярга чыгып китә торган идек, - диде Кадрия апа, яшь чакларын искә алып.

Шул елларны ул булачак тормыш иптәше белән таныша. Әмма өйләнешкәннән соң торыр җирләре булмагач, Кукмарага кайтып, кирпеч заводына эшкә урнашалар. Шуннан аларга бүлмә бирәләр. Ә лаеклы ялга ул итек комбинатыннан чыккан, анда 17 ел итек түшәүче булып хезмәт куйган. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә кызлары Айгөлнең үз тормышы, әби белән бабайны онык белән сөендергәннәр, ә уллары Радик өйләнмәгән әле.

- Мин быел аш-су пешерү буенча “ВКонтакте”, “Инстаграм” челтәрләрендә үткәрелгән өч марафонда катнаштым. Беренчесен “Тәмле булсын” рестораны директоры Резидә Хөсәенова оештырды. Мине анда танышлар чакырды, - диде әңгәмәдәшем. - Марафон шартлары буенча без 10 көн дәвамында элеккегедән калган, онытылып бара торган татар халык ашларын, тәм-томнарын пешерергә һәм рецептларын, фотосын #тәмлебулсынРезидә хештегы астында интернет челтәренә куярга тиеш идек. Әйтик, хәзер борчак ашын борчак ярмасы гына салып пешерәләр, ә элек әбиләребез аңа әче камырдан ясалган чумар да салганнар. Пилмән пешергәндә дә артык вакланып тормыйбыз, кайнаган суга гына салып алабыз. Ә элек пилмән пешерү өчен сөякле иттән шулпа кайнатып, шуңа бәрәңге, суган, кишер куша торган булганнар. Мин үзем дә хәзер әлеге ризыкларны әбиләребезчә әзерлим.

Марафон Кадрия апа күңелендә матур хатирәләр калдыра. Анда кырыктан артык кеше катнаша, шуның егермесе финалга чыга. Райондашыбыз икенче урын яулый. Аларны ресторанга чакырып бүләклиләр. Концерт номерлары белән үрелеп барган кичә бик күңелле узды, дип искә ала ул.

Алга таба Кадрия апа якташыбыз, Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин оештырган марафонда да үзен сынап карый. Анда нинди милләт ризыгы пешерсәң дә ярый, әмма рецепты бер ялгышсыз, чип-чиста татар телендә язылырга һәм #тәмлемарафон хештегы белән интернетка куелырга тиеш була.

- Ул вакытта минем телефонда татар хәрефләре юк иде, махсус урнаштырырга туры килде. Марафонның тагын бер шарты буенча үзең пешергән ризыкны тотып төшкән фото булырга тиеш, ягъни монда ялганлап, каяндыр урланган фото урнаштыра алмыйсың. Беренче вакытта читенсенеп тордым, аннан соң шартлары үтәлми бит дип, фотолар урнаштыра башладым. Бу юлы да миңа бәхет елмайды - финалга чыктым. Безне Казандагы ресторанга чакырып бүләкләделәр, - диде әңгәмәдәшем. - Ә иң көчле оештырылганы өченче марафон иде. Анда Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары да катнашты. Ул #татартабыны2019 хештегы белән үткәрелде. Марафонда катнашучылар пешергән ризыкларының барлыкка килү тарихын язарга тиеш булды. Интернетлардан шактый эзләнергә туры килде. Мәсәлән, мантыны без үзбәк ризыгы буларак беләбез, ә ул Кытайда барлыкка килгән икән. Финалга 26 кешене сайлап алдылар һәм җиңүче тавыш бирү юлы белән билгеләнде.

Кадрия апа күбрәк чүпрәле камырга өстенлек бирәм, диде. Үзенең яратып пешерә торган, универсаль камыр рецептын газета укучылар белән дә бүлеште.

Бер савытка 2 стакан җылытылган сөт, 30-50 грамм чи чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы салып болгатабыз һәм кабартырга куябыз. Шул арада икенче савытка 2 чәй калагы тоз, 2 чәй калагы бәрәңге крахмалы, 2 йомырка, 300 миллилитр чистартылган сыек май салабыз. Аннан соң икесен бергә кушып камыр басабыз. Моның өчен 800 грамм тирәсе он кирәк була. Әзер камырның өстен целлофан пакет каплап, суыткычка кабарырга куябыз. Камыр 40 минуттан соң әзер була.

- Хәзер нинди генә рецептлар юк: ит, эремчек пилмәне, манты, токмач камырларына да сыек май һәм башка әйберләр кушучылар бар. Әмма мин барысын да йомырка һәм оннан гына ясыйм, хәтта тоз да салмыйм, - диде ул. – Интернет язылучыларыма рецептларны берничә тапкыр пешереп карап, үземчә гадиләштереп тәкъдим итәм. Миннән карап пешергәч, “уңмады” дип әйтерлек булмасын, димен.

Кадрия апа интернетка рецептлар гына түгел, ә төрле файдалы киңәшләр дә урнаштыра. Әйтик, камырны төзелеш шпателе белән киссәң, ул ябышмый икән, шулай ук куна тактасын чистартырга да уңайлы, диде.

Менә шулай якыннарын тәмле ризыклар белән сыйлап, инстадусларын җайлы рецептлар белән сөендереп, әлеге хезмәтнең рәхәтен тоеп яши райондашыбыз.

фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, классташыбыз, Кадрия! Без синен белэн горурланабыз! Алга таба да унышлар сина!

    erid: 2VtzqxWHLUk