Кукмара районыннан Татьяна Юскаева: Беренче рәсемнәремне балалар бакчасына йөргәндә ясый башладым
Рәсемнәрнең идеяләрен Татьяна үзе уйлап таба, кайчак дизайнерлар тәкъдим иткән эскизларны куллана.
Соңгы вакытта районыбыздагы төзекләндерелүче балалар бакчаларында еш булырга туры килде. Шунда ремонтланган биналарның стеналарын бизәгән, күз явын алырлык матур һәм якты төсләргә бай рәсемнәр игътибарны җәлеп итте. Чыннан да, талантлы кешеләр күп бит! Кайчак кечкенә генә кәгазь битенә дә рәсем төшерү авыр тоела, ә монда буйдан-буйга сузылган зур стеналарны бизәргә кирәк. Әлеге иҗат иясе белән танышырга теләп, без аның чираттагы эш урынына юл тоттык.
Балаларны сөендерүче, өлкәннәрнең дә күзен иркәләүче, биналарга яктылык һәм җылылык өстәүче рәссам Киндеркүл авылында яшәүче Татьяна Юскаева булып чыкты. Без килгәндә ул кызы Магдалина белән капиталь ремонт баручы «Каенкай» балалар бакчасында эшли иде. Стеналардагы агачларда тиеннәр сикерә, елмаеп торучы сап-сары кояш бар бүлмәгә җылылык тарата…

Татьяна Казахстанда туган булса да, гомеренең төп өлеше районыбыз белән бәйле. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан шәһәрендә рәссам-бизәүче һөнәрен үзләштерә, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү педагог-психологы белгечлеге буенча да белем ала.
— Иҗатка мәхәббәт миңа әтиемнән күчкәндер дип уйлыйм. Ул да сәнгатьне бик яратты. Иң беренче рәсемнәремне балалар бакчасына йөргәндә үк ясый башладым. Мәктәп елларында стена газеталары чыгарган истә. Кечкенә чакта су кызларын, мультфильм геройларын рәсемләргә яратсам, училищеда укыганда майлы буяулар белән киндердә табигать күренешләрен сурәтләү күңелемә якын булды. Диплом эшемдә дә урман һәм инеш күренешләре төшерелгән иде, — дип искә ала ул.
Стеналарга рәсем ясау эшенә Татьяна соңрак килә. Аның сүзләренә караганда, моның өчен училищены тәмамлаганнан соң ун еллап вакыт узарга туры килгән.
— Барысы да Нурминкә елгасы буендагы самаварны буяудан башланды. Миңа аны бизәргә тәкъдим иттеләр. Шуннан соң бизәгән самаварларның саны район буенча унбишкә җитте. Аннары кәгазьгә, соңрак киндергә картиналар яза башладым. Кызганыч, алар сакланып калмады, барысын да сатып бетердем. Хезмәтләремне күреп алып, балалар бакчаларының стеналарын бизәргә чакыра башладылар. Беренче эшләгән бакчам, ялгышмасам, «Гөрләвек» иде. Шул вакыттан бирле, инде тугыз елдан артык, балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортларын бизәү белән шөгыльләнәм. Әлбәттә, зур стеналарга рәсем ясау җиңел генә бирелмәде. Кайдан башларга икән дип аптырап калдым. Хәзер инде ияләндем, бу эш миңа зур канәгатьлек хисе һәм рәхәтлек бирә. Балалар өчен рәсем ясау, аларның шат елмайган йөзләрен күрү аеруча күңелле. Тәрбиячеләр дә хезмәтебездән һәрвакыт канәгать кала, соклану, рәхмәт сүзләрен җиткерә. Кайчак рәсемне төзәтергә, үзгәртергә туры килә. Мондый чакта төрле алымнар кулланабыз: бер урында чәчәк, икенче урында яфрак пәйда була, — ди ул.

Бүгенге көндә Татьяна «Каенкай» балалар бакчасында эшли, дидек. Ә алда аны Иске Юмья балалар бакчасы, Янил авылындагы һәм 4нче урта мәктәп көтә.
— Хәзер өйдә рәсем ясарга вакыт калмый. Һәр объектта уртача бер ай чамасы эшлибез. Бу бүлмәләр санына һәм эш күләменә бәйле. Ярый әле, тугры ярдәмчем — кызым Магдалина бар. Ул кечкенәдән рәсем ясарга ярата, Нократ Аланындагы сәнгать мәктәбендә алты ел белем алды. Улым исә Казан Суворов хәрби училищесында укый, хоккей белән шөгыльләнә. Балалар кечкенә чакта аларның бүлмәләрендәге стеналарны да бизәрмен дип уйлаган идем, әмма һаман вакыт җитмәде. «Итексез итекче» дигән әйтем нәкъ миңа туры киләдер, — дип елмая ул.
Рәсемнәрнең идеяләрен Татьяна үзе уйлап таба, кайчак дизайнерлар тәкъдим иткән эскизларны куллана. Ул барлык төсләр белән дә эшләргә ярата һәм һәр төснең үз урыны, үз вазыйфасы бар дип саный.
— Илһам чыганагы — ул балаларым, бакчам, табигать, якыннарым һәм дусларым белән үткәргән матур мизгелләр. Нәкъ менә шулар иҗат итәргә көч һәм дәрт бирә, — ди рәссам.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев