Кукмара районы эчке эшләр бүлеге һәм аның җитәкчесе бүләкләнде
Югары нәтиҗәләр — тырыш хезмәт җимеше ул.
2025 ел район эчке эшләр бүлеге өчен әһәмиятле казанышлар елы булды. Хезмәттәге уңышлар, спорттагы җиңүләр һәм югары бәяләмәләр — моның ачык дәлиле.
Оператив-эзләү эшчәнлеген оештырудагы һәм гамәлгә ашыруда ирешелгән казанышлары, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә һәм җинаятьләрне ачуга керткән зур өлеше өчен район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Нургалиев Рамил Ришат улы Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Иван Дмитриевич Путилин медале белән бүләкләнде.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан спартакиада оештырылды. Ярыш нәтиҗәләре буенча район эчке эшләр бүлеге икенче категориядә беренче урынны яулады.

Оператив-хезмәт эшчәнлегендә ирешкән уңышлары һәм 2025 ел йомгаклары буенча эшнең югары нәтиҗәлелеге өчен район эчке эшләр бүлеге Татарстан Республикасының икенче категорияле эчке эшләр органнары арасында өченче урынны алды.

Фото: район эчке эшләр бүлегеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз