Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Байлангар авылы кызы Айгөл Әхмәтшина: Туган авылымнан көч алам

Байлангар авылы кызы Айгөл Әхмәтшинаның Кукмара радиосыннан агылган ягымлы, матур тавышын хәтерләүчеләр аз түгелдер әле.

Байлангар авылы кызы Айгөл Әхмәтшинаның Кукмара радиосыннан агылган ягымлы, матур тавышын хәтерләүчеләр аз түгелдер әле. 2009-2011 еллар иде бу. Шуннан соң ул Мамадыш телевидениесе һәм  радиосы тапшыруларын алып баруга күчте. Мамадышлылар да кызны  үз итеп, яратып өлгерделәр, күрәсең: матбугатта аның турында уңай яктан яктыртылган язмалар күренгәләп торды. “Мисс-Мамадыш” бәйгесендә катнашып та, кыз гаилә турындагы фәлсәфи чыгышлары белән жюри әгъзалары  һәм тамашачыларның күңеленә үтеп кергән. Ә инде үткән елда  Айгөлгә  әлеге районның ЗАГС бүлеге мөдире вазыйфасын  ышанып тапшырганнар.

Аеруча  җаваплы һәм четерекле вакытка туры килгән ул: акт язмаларын үзәкләштерелгән мәгълүмати системасына кертү эше башланган. 1921 елдан бирле сакланган мәгълүматларны тулысынча санлаштыру, бердәм дәүләт реестрына кертү, дигән сүз бу. Ал-ял белмичә, бу эшне уңышлы башкарып чыга алганнар. Мондый технологияләр эшне күпкә җиңеләйтәчәк һәм хаталарга юл куймаячак, ди.  Хәзер инде борынгырак – латин һәм гарәп  хәрефләре белән язылган язуларны санлаштыруга керешәләр икән.

ЗАГСның эше күпкырлы. Төп вазыйфадан тыш, балаларны Халыкара яклау, Аналар көннәре уңаеннан тантаналы чаралар үткәрү, озак еллар бергә яшәгән парларны, озын гомер юлын кичкән юбилярларны тәбрикләү, күп балалы гаиләләрне хөрмәтләү, Шәһәр көнендә кәләшләр парадын үткәрү, дисеңме.  Ә үткән елда беренче тапкыр кияү һәм кәләшләрнең биюле флешмобы әлеге бәйрәмгә соклангыч ямь биргән, халыкның  алкышларына күмелгән.  Бу чараны оештыру, күпсанлы репетицияләр уздыру өчен күпме көч куйганын Айгөл үзе генә беләдер. “Шанс” танышу клубын да җитәкли икән әле ул.

- Үзебездә “Ике йөрәк” танышу клубын оештыру алдыннан Айгөл белән элемтәгә кердек, - дип сөйли  районыбыз Мәдәният йорты методисты Фәрзия Сәлламова. -  Ул безгә төпле киңәшләрен бирде, тәҗрибәсе белән уртаклашты, матур теләкләрен җиткерде.

Айгөлнең зур дәрәҗәле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулавы турында үткән елда газетабызда язылган иде инде. Кызның нәтиҗәле һәм тынгысыз хезмәте Мәскәү журналистлары тарафыннан да игътибарсыз калмаган: “ЗАГС” журналының быелгы февраль саны тышлыгын Айгөлнең елмаюлы фотосурәте бизи. Ә журналның үзендә аның белән зур күләмле әңгәмә басылган. Үткән елның октябрь, ноябрь саннарындагы мәкаләләрдә дә райондашыбызның исеме мактап телгә алына. 

- Бөтен күңел җылымны, назымны биргән төпчек балам ул, - ди әнисе Рәфидә ханым. - Кечкенәдән үк эшкә, укуга үҗәт булды. Мәктәптә укыганда линейкаларны алып бара иде. Хәтерлим әле: 11 сыйныфны тәмамлаганда тантаналы линейка алдыннан кинәт авырып китте, тән температурасы 40 градустан да арткан иде. Бармый каласыңмы әллә, кызым, дип әйтүемә карамастан, дару эчте дә торып китте. 
Әнисенең сүзләрен Айгөлнең дипломнары да раслый. Өч югары белемгә ия ул. ТИСБИны, Казан Идел буе федераль университетларын кызыл дипломга тәмамлаган, Казан милли тикшеренү технология университетында белем алган.Без хәбәрләшкән көнне ул Казанда, Татарстандагы Төркия илчелегендә иде. Тугандаш халык вәкилләрен Сабантуй бәйрәменә чакырырга барган.

Шуңа күрә икенче көнне генә сөйләшә алдык. Әңгәмәбезне, гадәттәгечә, читтә яшәүче якташларыбызга бирелә торган сорау белән йомгакларга булдым:

- Туган авылыгыз Байлангарга еш кайтасызмы?

- Әлбәттә. Атна саен сагынып кайтып йөрим, кайчак бер кичкә булса да, - дип җавап бирде ул. - Әти-әнием инде олыгаеп килә, аларның көтеп-шатланып каршы алуларын күрү ни тора! Туган йортымнан, авылымнан рухи көч алып китәм мин. Кукмара ЗАГСы белән дә элемтәләребез нык. Җитәкчесе Зөлфия Латыпова – бик итагатьле зат. ЗАГСның яңа бинасы ачылгач, анда үзебезнең коллектив белән кайтып, танышырга исәп бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk