Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 91 яңа очрагы ачыкланган
Көн темасы

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 91 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 14183 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 91 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 31 кеше хастаханәгә салынган, калган 60 кеше өендә дәвалана. 

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 53 очрак. Икенче урында - Яр Чаллы, анда 8 очрак. Өченче урында Аксубай районы - 9 очрак. Түбән Кама районында - 5, Биектау районында - 4, Буа, Питрәч районнарында икешәр, Әтнә, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Балык Бистәсе, Сарман, Тукай, Теләче районнарында - берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 14183 Covid-19 очрагы теркәлгән, 11023 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев