Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сергей Димитриев кукмаралыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

    "Бу бәйрәм - хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклап утка-суга кергән батырларга, бүген Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, ил сагында торучы егетләргә олы ихтирам билгесе ул", - диелә котлауда.

    23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев райондашларыбызны бәйрәм белән котлый.

    "Бу бәйрәм - хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклап утка-суга кергән батырларга, бүген Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, ил сагында торучы егетләргә олы ихтирам билгесе ул. Бүген без халкыбызның Бөек Ватан сугышында һәлак булган батыр ул-кызларын, хәрби-интернациональ бурычларын үтәгәндә вакытсыз арабыздан киткәннәрне искә алабыз. Аларның якты истәлеге күңелләрдән мәңге җуелмас! Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле райондашлар!" - диелә котлауда.

    фото: архив

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: