Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ош.Юмьядан Рамазановлар гаиләсе Татарстан Президенты белән очрашуга барачак

    27 августта Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең тормыш иптәше белән берлектә республиканың иң яхшы, үрнәк гаиләләрен кабул итәчәк. Безнең районнан әлеге тантанага Ош.Юмья авылында яшәүче Мария һәм Василий Рамазановлар гаиләсе бара. Туган-тумача, якыннары, дусларына, күрше-күләнгә һәрвакыт ярдәмчел, ачык йөзле булган әлеге гаилә хакында кемнән генә сорасаң да, уңай җавап...

    27 августта Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең тормыш иптәше белән берлектә республиканың иң яхшы, үрнәк гаиләләрен кабул итәчәк. Безнең районнан әлеге тантанага Ош.Юмья авылында яшәүче Мария һәм Василий Рамазановлар гаиләсе бара.

    Туган-тумача, якыннары, дусларына, күрше-күләнгә һәрвакыт ярдәмчел, ачык йөзле булган әлеге гаилә хакында кемнән генә сорасаң да, уңай җавап алып, алар икесе дә алтынга тиң дигән сүзләрне ишетәсең. Үзләре белән якыннанрак танышкач, әлеге сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандык.

    Василий абый гомере буе мәгариф өлкәсендә хезмәт куя. Балаларга тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән белем бирә, мәктәптә оешкан "Туган якны өйрәнү" музеен җитәкли, 2009 елда исә "Иң яхшы мөгаллим" титулына ия була.

    -Удмурт Дәүләт педагогия университетын тәмамлап, бер ел Можга районында эшләдем дә, армиядән соң Ош.Юмья мәктәбенә укытучы булып кайттым. Шуннан бирле инде 40 ел балалар арасында кайнашам, - ди хезмәт ветераны. - Мәктәп бусагасын укытучы булып атлап керүемә инде дүрт дистә ел узса да, вакытның тәгәрәгәне сизелмәде дә. Хезмәтемне һәрвакыт яратып, күңел биреп башкардым, эзләнү-тикшеренү эшләре алып бару, музей экспонатлары туплау да үзе үк җанга рәхәт шөгыль бит. Төрле елларда алынган Мактау грамоталарым да бихисап күп. "Халык мәгарифе отличнигы", "Балалар-яшүсмерләр туризмын үстергән өчен" күкрәк билгеләре, "ТАССРга - 90 ел" медале - минем өчен аеруча якын һәм кадерле ядкарьләр.

    Йорт хуҗабикәсе Мария ханымның күп еллар дәвамында күмәк хуҗалыкта баш хисапчы һәм икътисадчы булып эшләгәне әллә каян күренеп тора - йомшак кына итеп сөйләшә, һәр җөмләсе төгәл, өстәвенә шулкадәр тыйнак та әле ул.

    -Язмышыма бик рәхмәтлемен. Минем турыда Василий барын да белә, хәзер сөйләп бирер, - ди ул, иренә ягымлы караш ташлап.

    Шулай булмый ни?! Мәхәббәтләре мәктәп елларыннан ук бөреләнгән була бит аларның.

    -Без икебез дә тумышыбыз белән бер авылдан - Иске Юмьядан бит. Кечкенәдән бер-беребезне белә идек, башлангычта укыганда ук күз аттым мин ул чибәркәйгә. Мария бик акыллы, тәртипле, укымышлы гаиләдә үсте. Үзенең итагатьле, тырыш, сөйкемле булуы белән дә җәлеп итте ул мине, - ди гаилә башлыгы. - Мәктәпне тәмамлап, җиде ел узганнан соң, тәкъдим ясадым. Ош.Юмья мәктәбенә эшкә урнашкач, безгә тулай торактан бүлмә бирделәр. Гаилә тормышыбыз әнә шулай кечкенә генә бер почмакта башланып китте. Әкренләп үз йортыбызны булдырып, әлеге авылда гомергә төпләнеп калдык, бер кыз, ике ул тәрбияләп олы тормышка чыгардык. Үз хуҗалыгыбызда күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, мал-туар асрап, бербөтен булып яшәп яткан көнебез. Киңәш-табыш итәргә 93 яшьлек әниебез дә исән-сау әле. Аның 23 оныгы, 27 оныкчыгы бар. Туганнар белән дус-тату яшәвебезгә ул да сөенеп бетә алмый.

    Реклама

    Рамазановларның кызлары Людмила әтисе юлын сайлаган - Ош.Юмья мәктәбенең тарих укытучысы ул.

    -Мин әтиемнең укучысы да әле. Тарих һәм җәмгыять белеменә мәхәббәтне, әлбәттә, ул уятты. Аның дәресләре шулкадәр мавыктыргыч, кызыклы була иде. Тарих фәнен һәрчак сыйныфыбыз белән көтеп алуыбыз хәтердә, - ди ул. - Мәктәптә укучылар белән "Дҗардон" бию коллективы оештырдым. Бер генә чарадан да читтә калмыйбыз. 2010 елда "ЮНЕСКО"ның Мактау грамотасы белән бүләкләндек. Бу безнең өчен аеруча зур сөенеч булды. Улым Аскар белән әти-әниләр янында яшәгәнлектән, алар миңа аеруча якын һәм кадерле. Безнең тормышта ирешкән уңышларыбызда газиз кешеләребезнең өлеше бихисап. Аларның сүзгә килгәннәрен, бер-берсенә тавыш күтәргәннәрен бөтенләй ишеткәнебез булмады. Һәркемгә ярдәм кулы сузып яшиләр. Алга таба да исән-сау була күрсеннәр.

    Бәхетле парларның өлкән уллары Дмитрий Казандагы кунакханәләрнең берсендә инженер вазыйфасын башкара, төпчекләре Николай исә Кукмара металл савыт-сабалар заводында эшли. Икесенең дә пар канатлары - укытучылар, гаиләләрдә өчәр бала үсә.

    Үзешчән сәнгатьнең эчендә кайнарга ярата Рамазановлар: бердәм булып җырлыйлар да, бииләр дә.

    -2005 елда Казанның меңъеллыгы уңаеннан оештырылган чарада махсус йортта мөхтәрәм кунакларга удмурт халкының тормыш-көнкүрешен тәкъдим иткән идек, 2011 елгы башкала Сабан туенда элеккеге Рәсәй Президенты Дмитрий Медведевны каршы алырга туры килде. Бу көннәрдә исә Татарстан Президенты белән очрашуга әзерләнәбез. Тантанада катнашу өчен безне лаеклы дип тапкан район җитәкчелегенә рәхмәтебез чиксез, - диләр алар. - Рөстәм Миңнехановның әнисе ягыннан безнең якташ булуы да зур горурлык. Аның тынычлык, дуслык, милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган сәясәте аеруча игътибарга лаек. Чөнки күпмилләтле районда яшәгәнлектән, бердәмлекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын үзебез дә яхшы аңлыйбыз. Еш кына Төмән өлкәсеннән, Мәскәүдән кунакларыбыз кайта. Алар исә: "Иң яхшы юллар - Татарстанда", - диләр. Әйе, юллар да, төрле социаль объектларның сафка басуы, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан программаларның эшләп торуы, илебезнең бөтенлеге - болар барысы да Президентыбызның уңай эшчәнлек алып баруы нәтиҗәсе.

    Мария һәм Василий Рамазановларның гаилә коруларына быел 40 ел тулды, алар үзләренең якут туйларын билгеләп үттеләр.

    Бүгенге яшьләрнең тормыш корырга ашыкмауларына борчылалар алар:

    -Үзвакытында гаиләле булырга, балалар үстерергә кирәк. Беренче урынга карьера үсеше, яхшы хезмәт хакы түгел, ә гаилә кору куелсын иде. Парлы булып гомер көзенә аяк басу - иң зур бәхетләрнең берсе бит ул...

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: