Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның сугыш ветераннарына кәрәзле телефон бүләк иттеләр

Проектны “Безнең Җиңү” оештыру комитеты “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештыра.

Кукмара районының барлык сугыш ветераннарына лимитсыз тарифлы кәрәзле телефоннар бүләк иттеләр. Әлеге проект ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан, “Безнең Җиңү” оештыру комитеты “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырыла.
Ветераннарга бүләкне район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина тапшырды. Чарада район ветераннар оешмасы җитәкчесе Валентин Иванов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм волонтерлар да катнашты.
Ветераннар: “Безне кайгыртканыгыз өчен рәхмәт. Бик зур бүләк булды, бәхет телефоны бу”, - дип сөенечләре белән уртаклаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X