Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара туган якны өйрәнү музеена солдатның 1941 елгы хатын тапшырдылар

Хатның күчермәсе Татарстан Милли архивына җибәреләчәк һәм Бөек Ватан сугышы виртуаль музеена урнаштырылачак.

«Бердәм Россия» сәяси партиясе, «Тарихи хәтер» проектын тормышка ашыру кысаларында, бүген сугыш еллары хатларын Кукмара туган якны өйрәнү музеена тапшыру булды. Музей фонды солдат Габдрахман Дәүләтшинның хаты белән тулыланды. Аны оныклары Илсөяр Гарифуллина һәм Азат Дәүләтшиннар алып килде. Ул 1941 елда язылып, хатыны Хәдичәгә, балалары Рәйсә, Мансур, Рәшидә һәм Шамилгә адресланган. Габдрахман ага Кәчимир авылында туып-үсә, 1941 елда фронтка алына. Ә 1942 елның 3 апрелендә Смоленск өлкәсендә һәлак була.
Хәзерге вакытта музей фондында 36 фронт хаты саклана. Аларның зур өлешен музейга солдатларның туганнары алып килгән.

«Теләге булган һәркем фронтовик-туганнарының хатларын Туган якны өйрәнү музеена тапшыра ала. Төп нөсхәләр бездә сакланачак, ә күчермәләре Татарстан Милли архивына җибәреләчәк һәм Бөек Ватан сугышы виртуаль музеена урнаштырылачак», - ди музей хезмәткәрләре.

Бөек Ватан сугышына безнең районнан 18 меңнән артык кеше китә. Шуларның 11 меңгә якыны һәлак була һәм хәбәрсез югала. 7 меңгә якын якташыбыз җиңү белән туган якларына әйләнеп кайта.

фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk