Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районы башлыгы сугыш ветераннары белән очрашты

    Бөек Җиңү көне уңаеннан өлкәннәргә күчтәнәчләр тапшырылды.

    Район башлыгы Сергей Димитриев, район ветераннар Советы рәисе Валентин Иванов, район хәрби комиссары Равил Гафиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар бүген Кукмара районының Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булып, аларның хәл-әхвәлләрен белеште, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган күчтәнәч - азык-төлек җыелмалары тапшырды.  

    Моннан 76 ел элек районыбыздан 18 мең ир-егет һәм хатын-кыз туган илебезне дошман илбасарларыннан азат итү өчен яу кырына китә. 10 меңе чит җирләрдә мәңгелеккә башын сала.

    Бөек Җиңүнең тәүге язын нибары 11 ветеран райондашыбыз каршы ала. Алар арасында иң өлкәне – Лельвиж авылында кызының гаиләсе белән яшәүче Васильев Иван Павлович. Иван абыйга киләсе елга 100 яшь тула. Солдат шинеле киеп, кулына корал алып дошманнарга каршы күтәрелгән хатын-кызларыбыз да берәү генә калды инде. 98нче яше белән баручы Хәтирә апа Салихова тормыш иптәше, ветеран Мөбарәкҗан абый белән Өлге авылында яши.

    Реклама

    Бүгенге көндә исән-сау булган ветераннарыбыз:

    Хәтирә һәм Мөбарәкҗан Салиховлар, Өлге
    Фәрхетдин Галәвиев, Кукмара
    Касыйм Дәүләтов, Кукмара
    Әхәт Вәлиев, Зур Сәрдек
    Габделвахит Шәмсетдинов, Чишмәбаш
    Иван Васильев, Лельвиж
    Гайфи Мөхәмәдиев, Өлге
    Абдул Мөлеков, Кызыл Октябрь
    Борхан Сәлахетдинов, Сәрдекбаш
    Фоат Фәтхрахманов, Яңа Сәрдек.

    Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!

    Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: