Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмара районы прокуратурасы хезмәткәрләре сугыш ветераны Мәгъсүм Насыйбуллинны хөрмәтләп искә алдылар

Алар Мәгъсүм Насыйбуллинның каберендә булдылар һәм бертуганы Марзыя апаның хәлен белделәр

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы якынлашкан көннәрдә Кукмара районы прокуратурасы хезмәткәрләре район прокуроры Ришат Шакиров һәм Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илфат Минегалиевлар белән берлектә сугыш һәм прокуратура ветераны Мәгъсүм Насыйбуллинның каберенә зыярәт кылдылар.
Мәгъсүм Насыйбуллин 1925 елның 15 октябрендә Байлангар авылында дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, башта МТСта эшли, аннары башлангыч мәктәптә укыта. 1943 елның сентябрендә ул Армия сафларына алына, хәрби аэродромда хезмәт итә. Аннары, алты айлык хәзерлектән соң, фронтка җибәрелә, Көнчыгыш Пруссиядә барган сугышларда катнаша.
Сугыштан соң Мәгъсүм Насыйбуллин, юрист һөнәрен алып, башта Свердлау өлкәсендә, аннары Казакстан һәм Башкортостанда, ә 1970—1981 елларда Татарстан Республика прокуратурасында хезмәт итә.
Мәгъсүм Насыйбуллин 2009 елның 16 октябрендә 85 яшендә вафат була һәм Байлангар авылы зиратында җирләнә.
Чарада катнашучылар шулай ук Мәгъсүм Насыйбуллинның бертуганы Марзыя һәм киленнәре Флера апаларның да хәлләрен белделәр. Аларга туганнарының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен җиткерделәр.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk