Дини оешма, мәдрәсә, хокук саклау органнары катнашында түгәрәк өстәл үткәрелде
Дини оешма, мәдрәсә, хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашында районда этноконфессия, миграция һәм иҗтимагый-сәяси хәлгә багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча совет район халкын сак булырга чакыра: дини әдәбият исеме астында тыелган әдәбият буенча федераль исемлеккә кергән басма материаллар таратылу һәм аларның Интернет...
Дини оешма, мәдрәсә, хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашында районда этноконфессия, миграция һәм иҗтимагый-сәяси хәлгә багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.
Дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча совет район халкын сак булырга чакыра: дини әдәбият исеме астында тыелган әдәбият буенча федераль исемлеккә кергән басма материаллар таратылу һәм аларның Интернет челтәре сайтларына урнаштырылу очраклары булырга мөмкин. Шәхси компьютерда да очраклы чыганаклардан тыелган материаллар күчерүдән сак булырга кирәк.
Тыелган дини әдәбиятны "Яквә шаһитләре" ("Свидетели Иеговы") дини оешмасы вәкилләре дә таратып йөри. Шунысын да истә тотыгыз: үзләрен "Яквә шиһитләре" оешмасы вәкилләре, шулай ук социаль хезмәткәр, торак-коммуналь хуҗалык һәм башка коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләре итеп күрсәтеп, махсус киемнәр киенеп, мошенниклар да алдап йөрергә мөмкин. Мондый очраклар булса, 112, 02 яки 2-70-80 телефоннарына шалтырату сорала.
http://newsprom.ru/i/n/753/204753/204753_125177f45aa3.jpeg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев