Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Андрей Юрасов Кукмара муниципаль архивындагы эшне уңай бәяләде

Россия Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары район архивындагы эшләрнең торышы белән танышты.

Бүген Кукмарага эш визиты белән Россия Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Юрасов килде. Ул Кукмара муниципаль архивындагы эшләрнең торышы белән танышты.

Район архивы җитәкчесе Гөлнара Касыймова архивның оешу тарихына тукталып, аның 1930 елда эшли башлавы турында сөйләде, бүгенге көндә анда 42 061 документ саклануын билгеләп үтте.

«Ел саен архивка бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Аларның саны соңгы биш елда 1,5 меңне тәшкил итә. Мөрәҗәгатьләр шәхси кабул итүләр вакытында, нигездә – күпфункцияле үзәк аша алына», - дип билгеләп үтте ул.

Узган елның декабрь аенда «Татарстан Республикасы муниципаль архивларын капиталь ремонтлау программасы» кысаларында төзекләндерелгән архив бинасы тантаналы рәвештә ачылды.

«Хәзер биредә эш кабинетлары иркен, архивка килүчеләр өчен дә уңайлы, тикшеренү эше, күргәзмә һәм укучылар белән дәресләр үткәрү өчен дә мөмкинлекләр бар», - дип ассызыклады Гөлнара Касыймова.

Андрей Юрасов район архивы хезмәткәрләренең эшен югары бәяләде. 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk