Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балыклыда - яңа, Кукмара һәм Нырьяда яңартылган мәктәпләр ачылды

Тантаналарда район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова катнашты.

Бүген әти-әниләр һәм укытучылар өчен дулкынландыргыч көн – Белем бәйрәме. Районыбызның 658 беренче сыйныф укучысы өчен тәүге тапкыр кыңгырау яңгырады. 

Районыбызның Балыклы авылында яңа мәктәп ачылды, ә Кукмара өченче һәм Нырья мәктәпләре капиталь төзекләндерүдән соң үзенең ишекләрен ачты. Тантаналарда район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова катнашты.

Бәйрәм көнне Балыклы авылында район, хуҗалык җитәкчеләре һәм җирлек башлыгының тырышлыгы белән федераль программа кысаларында сафка баскан яңа башлангыч мәктәп үзенең ишекләрен ачты. Белем йортында яхшы билгеләргә генә уку, спорт белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Төзелеш эшләре 42 миллион сумга төшкән. Биредә ике сыйныф комплектта 15 бала укыячак. Беренче сыйныфка 1 кыз һәм 3 малай килде.

«Мәгариф» илкүләм проектының «Мәгариф үсеше» дәүләт программасы буенча быел Кукмара өченче урта мәктәбендә – 61 миллион, ә Нырьяда 110 миллион сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылды. Белем йортларында төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмады: тәрәзә-ишекләр алыштырылды, сыйныф бүлмәләрендә стена һәм түшәмнәр яңартылды, идәннәргә плитә, линолеум җәелде, коммуникация, канализация, җылылык системасы, электр чыбыклары алыштырылды, яңа җиһазлар кайтты. Барлык эшләр дә санитар таләпләргә туры китерелде.

Яңа уку елында Кукмара өченче урта мәктәбендә ике сменада 1008 бала белем һәм тәрбия алачак. Беренче сентябрь көнне 120 сабый тәүге тапкыр мәктәп ишеган атлап белем иленә юл алды.

Нырьяда, тугыз авылдан килеп, 180 бала укый. Беренче сыйныфка 18 укучы керде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев