Фото: Кукмарага Татарстан Президенты килде
Көн темасы

Фото: Кукмарага Татарстан Президенты килде

Бүген районыбызда куркынычсызлык Советы, терроризмга һәм наркоманиягә каршы республика комиссияләренең берләштерелгән утырышы үткәрелде.

Шул максаттан Кукмарага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул иң элек “Мастер и Камень Индустрия” җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты.

Әлеге чарада катнашучылар игътибарына Мәдәният йортында районның шушы юнәлешләрдә алып барылучы эшен чагылдырган күргәзмә тәкъдим ителде. Анда шулай ук районыбызда җитештерелгән азык-төлек һәм башка төр продукция дә урын алган иде.

Киңәшмәдә терроризм, экстремизм, наркоманиягә каршы көрәш юллары, бу өлкәдәге проблемалар турында сөйләшенде, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

фото: Фәнил Мәрсетдинов/ "Хезмәт даны"


Нет комментариев