Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Янил мәктәбендә илкүләм проект буенча «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды

Биш сыйныф бүлмәсен төзекләндерү 1,2 миллион сумга төшкән.

«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында районыбызның Янил урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» санлы, табигый фәннәр һәм гуманитар профильле үзәге ачылды.

Чарада район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту эшләре буенча урынбасары Ирина Иванова, мәктәп директоры Ришат Шакиров, Кукмара аграр көллиятеннән Раил Ганиев катнашты.

«Узган ел “Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында районыбызның Манзарас, Зур Кукмара, Нырья мәктәпләрендә, Зур Сәрдек гимназиясендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылган иде. Быел әлеге бәхет сезнең белем йортына да елмайды. Биредә 1,2 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды. Хәзер мөмкинлекләр аеруча зур, алардан дөрес итеп файдалана белергә генә кирәк», - диде Ирина Иванова.

Авыл һәм кече шәһәр мәктәпләренә исәпләнгән проект нигезендә белем йортларында тормыш иминлеге нигезләре, информатика, малайлар һәм кызлар өчен технология кабинетлары төзекләндерелгән, шахмат уйнау зонасы ясалган, матди-техник база яңартылган.

Мәктәп директоры Ришат Шакиров сүзләренә караганда, кабинетлар өчен җиһазлар да кайта башлаган инде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk