Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда илкүләм проект буенча 29 яңа сәламәтлек саклау объекты ачылачак

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» МА.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда республикада 29 объект төзеләчәк, шул исәптән 26 фельдшер-акушер пункты һәм ике сырхауханә: алар – Казанның «Салават күпере» торак комплексындагы күп профильле сырхауханә һәм «Түбән Кама перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсе» ДАССУ карамагындагы 3нче Балалар хастаханәсе.

Моннан тыш, Казандагы Борисоглебское торак массивында гомуми практика табибы үзәген төзүгә әзерлек эшләре алып барыла. Шулай ук быел 105 объектка – 20 сырхауханә, 9 табиб амбулаториясе һәм 76 фельдшер-акушер пунктына капиталь ремонт үткәрергә планлаштырыла.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев