Реклама
Бу максатларга федераль бюджеттан 87,9 млн сум бүлеп бирелде.
2021 елда, Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 4,2 мең гектарда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылды. Бу максатларга федераль бюджеттан 87,9 млн сум бүлеп бирелде, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.
Моннан тыш, республикада урман торгызу өчен 40,2 тонна урман орлыгы запасы тупланган.
Ведомствода шулай ук узган ел урманнарны торгызу һәм янгыннардан саклау максатларында 112,4 млн сумга 549 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алынган, диделәр, дип яза «Татар-информ» МА.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз