Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Республика узган ел 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашты

Федераль проект кысаларында социаль-икътисади шартларны яхшыртуга юнәлтелгән эшләр башкарылды.

Узган 2020 елда Татарстан Республикасы 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашты, дип яза «Татар-информ».

Илкүләм проектларны тормышка ашыру исәбенә узган ел Татарстан районнарында мәктәпләрдә алты спортзал ремонтланды, тугыз спорт объекты һәм дүрт футбол кыры төзелде. Шулай ук Арча районындагы психоневрология интернатының 97 урынга исәпләнгән яңа торак корпусы сафка бастырылды.

Түбән Камада күнекмәләр үткәрә торган футбол манежы, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залы, Казанның «Тасма» стадионында җиңел атлетика өчен йөгерү юллары да илкүләм проект кысаларында төзелде һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен тугыз мәйданчык махсус җиһазлар белән тәэмин ителде. Шулай ук 2020 ел дәвамында Казанда дүрт мәктәп һәм 12 балалар бакчасы кулланышка тапшырылды.

фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X