Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Рөстәм Миңнеханов Кукмарада яшәүче күп балалы гаиләне өй туйлары белән котлады

“Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү турында” программасы буенча Шәфиковлар гаиләсенә бушлай икешәр бүлмәле ике фатир бирелде

Бүген Кукмарага эшлекле сәфәр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика башлыгы шәһәрнең Гафиатуллин урамында “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында “Социаль ипотека” программасы буенча төзелгән йорттан фатир алган Гөлнур һәм Наил Шәфиковлар гаиләсендә булды һәм аларны өй туйлары белән котлады.

“Күп балалы гаилә – башкаларга үрнәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шәфиковлар гаиләсе алты бала – дүрт малай һәм ике кыз тәрбияли.

“Олы улыбыз Нәҗип бүгенге көндә – Казанда, кызыбыз Гөлзия Яр Чаллыда эшлиләр. Ләйсән, Шахрияр, Шәүкәт, Камил - студентлар һәм мәктәп укучылары. Кукмарадагы йортыбыз бик кечкенә иде. Әлеге фатирны ун ел көттек. Ниһаять, безгә бәхет елмайды: биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә бирелүче сертифкатка ия булдык.  Фатирларда яшәү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Сөнечебезнең чиге юк”, - ди Гөлнур ханым Шәфикова.

 

21 фатирлы йорт ТР Дәүләт торак фонды акчасына сафка баскан. Аны Азат Нәбиев җитәкчелегендәге “Домострой” оешмасы хезмәткәрләре төзегән.

 

фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk