Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Миңнеханов «Экология» проекты нәтиҗәләре һәм экологларның тормышы турында ролик күрсәтте

2019 елдан республикада «Экология» илкүләм проекты кысаларында 17,6 млрд сумлык 30 чара гамәлгә ашырылды.

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 30 чара, шул исәптән Чаллыда чистарту корылмалары төзү, Түбән Кама районының Прости авылы һәм Минзәләдә чүплекләрне рекультивацияләү һ.б. үткәрелгән. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде, дип «Татар-информ» МА.

«2019 елдан республикада „Экология“ илкүләм проекты кысаларында 17,6 млрд сумлык 30 чара гамәлгә ашырылды», — дип язган ул.

Татарстан Рәисе республикада башкарылган эшләр турында сөйләүче кыскача видео чыгарган, һәм ролик герое — 25 елдан артык әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә эшләүче Татарстан дәүләт инспекторы Илдар Усманов.

Кадрларда белгечләрнең эш көннәре ничек узуын күрергә була — алар татарстанлыларның шикаятьләренә оператив рәвештә игътибар итә һәм проблеманы хәл итү өчен урынга чыгалар.

Илдар Усманов билгеләп үткәнчә, дәүләт табигатьне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Моннан тыш, бүген бу адымнар ярдәмендә халыкның экологик культурасы арта.

«Чыннан да, экологик проблемаларга барысы да җәлеп ителә һәм алар турында бөтен җирдә сөйлиләр. Киләчәк буын өчен, әлбәттә, бу зур плюс», — дип йомгаклый белгеч.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан ил Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсешенең 10нан артык юнәлешен, мәсәлән, «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» проектларын үз эченә ала.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев