Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара күппрофильле лицеенда илкүләм проект буенча «Үсеш ноктасы» ачыла

    Җәйге каникуллар вакытында белем йортының биология, физика һәм химия кабинетларына косметик ремонт ясалды.

    Кукмара күппрофильле лицеенда илкүләм проект буенча «Үсеш ноктасы» ачыла. Бу хакта лицей Инстаграмында хәбәр ителә.

    Җәйге каникуллар вакытында «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәгенең биология, физика һәм химия кабинетларына косметик ремонт ясалды.

    Бүгенге көндә кабинетларны әлеге уку фәннәре буенча профильле җиһазлар белән тәэмин итү бара.

    Реклама

    «Үсеш нокталары» илнең авылларында һәм кече шәһәрләрендә Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча булдырыла.

    фото: https://www.instagram.com/kukmor_liceum_im.bulatova/

     

     

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: