Кукмара 4нче урта мәктәбендә төзекләндерү эшләре бара
Ремонт төгәлләнгәннән соң, 1 сентябрьдә укучылар һәм укытучыларны заманча таләпләргә җавап бирүче, уңайлы һәм имин мәктәп каршы алачак.
Кукмара 4нче урта мәктәбендә «Авыл территорияләренең заманча йөзе» федераль проекты буенча төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Хәзерге вакытта мәктәп территориясе төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә: берәүләр бинаның фасадын яңарта, икенчеләр эчке бүлмәләрдә төзелеш һәм бизәү эшләрен башкара. Субподряд оешмасы җитәкчесе Булат Гыйльфанов билгеләп үткәнчә, объекттагы барлык эшләр дә сыйфатка аерым игътибар биреп, билгеләнгән таләпләр нигезендә алып барыла.
— Май аенда мәктәптә төзекләндерү эшләре тулы көченә башланып китте. Демонтаж этабында стеналар, идәннәр һәм түшәмнәр тулысынча чистартылды, искергән инженерлык челтәрләре һәм барлык коммуникацияләр сүтелде. Бүгенге көндә аларның һәммәсе алыштырылды, шулай ук вентиляция, җылыту, су белән тәэмин итү, канализация системалары һәм электр чыбыклары яңартылды. Мәгълүматны тапшыру һәм эшкәртүне тәэмин итә торган инженерлык коммуникация эшләре дә (слаботочки) башкарылды. Янкорма төзелеп, гардероб бүлмәсе зурайтылды, керү юлының түбә өлеше дә үзгәртелде, — ди Булат Гыйльфанов. — Берничә көннән мәктәп территориясен төзекләндерү эшләренә керешәчәкбез. Тротуарның бер өлеше гранит плитәләр белән түшәләчәк. Калган юлларны асфальтлау һәм брусчатка җәю каралган. Территорияне яшелләндерүгә дә зур игътибар биреләчәк.
.jpg)
Оешма җитәкчесенең сүзләренә караганда, һава шартлары кайбер кыенлыклар тудыруга карамастан, төзекләндерү билгеләнгән график нигезендә алып барыла.
— Барлык кирәкле төзелеш материаллары объектка үз вакытында кайтарыла, шуңа күрә эш темпы кимеми, — ди ул.
40 елга якын тарихы булган мәктәпнең җитәкчесе — әлеге белем йортының чыгарылыш укучысы Гөлназ Мәхмүдова.
— Өч катлы мәктәп бинасының гомуми мәйданы 4332 квадрат метрны тәшкил итә. Узган уку елында биредә 513 бала белем-тәрбия алды. Быел исә укучылар санының артуы көтелә. Беренчеләр ике сыйныфка тупланачак. Татар сыйныфы да ачу күздә тотыла. Хәзерге вакытта әти-әниләрдән 36 гариза кабул ителде, — ди Гөлназ Разиф кызы. — Бүгенге көндә мәктәпнең икенче һәм өченче катларында капиталь ремонтның төп өлеше — тәмамлану алдында. Аларда төзүчеләр кулы тимәгән бер почмак та калмады. Коллектив белән киңәшләшеп, кабинетларның стеналарына ачык зәңгәр, яшел һәм сары төсләр сайланды. Мәктәпкә кайтарылачак яңа җиһазлар да шул төсләргә туры китереләчәк. Шулай ук алдагы елларда тирда һәм укыту остаханәләрендә дә яңарыш булыр дип өметләнәбез.

Яңа уку елы башланырга санаулы гына вакыт калып бара. Ремонт төгәлләнгәннән соң, 1 сентябрьдә укучылар һәм укытучыларны заманча таләпләргә җавап бирүче, уңайлы һәм имин мәктәп каршы алачак. Әлеге федераль проект исә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә генә түгел, балалар өчен иҗади үсешкә, уңышлы белем алуга һәм һәрьяклап камилләшүгә мөмкинлекләр тудыруга да хезмәт итәчәк.
.jpg)
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев