Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

«Экология» илкүләм проекты буенча чүплек урыннары чистартыла

Саба һәм Түбән Кама районнарында яшәүчеләр экологиянең яхшырганын сизәчәк.

Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проектын һәм «Чиста ил» федераль проектын гамәлгә ашыру барышында, Саба районында нефть калдыклары белән пычранган җирләр чистартыла, дип яза «Татар-информ».

Шәмәрдән авылы янында 12,6 мең квадрат метр мәйданда үткәрелгән бу эшләр инде төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта территориянең 95 проценты уңдырышлы туфрак катламы белән капланган. Пычранган җирләрне рекультивацияләү эшләренә, проект буенча, 76,6 миллион сум акча бүленгән. Әлеге  җирләктә яшәүче 6 мең кеше экологиянең яхшырганын сизәчәк.

Илкүләм проект һәм федераль проект нигезендә, Түбән Кама районы Прости авылы янында да законсыз чүплек җирләре рекультивацияләнә. Экологиянең чистаруы җирлектәге 240 мең кешенең яшәү шартларын яхшыртачак.

Чүплек урыны 35 мең гектарны били, киләсе елга кадәр биредә агачлар утыртылачак, якындагы елга да чистартылачак. Барлык эшләргә 740 миллион сумга якын акча тотылачак.

 

фото: ООО «Трейд металл»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X