Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

«Экология» проекты буенча Татарстанда урман янгынын сүндерү машиналары өчен юллар төзелә

Юллар төзү һәм төзекләндерү эшләре машина йөри торган җирләрне чистарту-тигезләү, шулай ук канау һәм инешләр аркылы түшәмә корып куюдан гыйбарәт.

Татарстанда урманнарга янгын сүндерү автомобильләре үтеп керә алсын өчен юлларны яңарталар. «Экология» илкүләм проекты кысаларында 2023 елда 35 километр шундый юллар төзелгән һәм 155 километр моңа кадәр булган объектлар төзекләндерелгән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза

.

«Мондый юллар урманнардагы электән булган юллар челтәренә өстәп ясала — алар сулыкларга һәм янгын чыгу куркынычы сакланган участокларга үтеп керү мөмкинлеген бирә. Юллар төзү һәм төзекләндерү эшләре машина йөри торган җирләрне чистарту-тигезләү, шулай ук канау һәм инешләр аркылы түшәмә корып куюдан гыйбарәт», — дип сөйли ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Әлки, Болгар, Биләр, Ары, Кама, Мамадыш һәм Чирмешән урманчылыклары белгечләре әлеге эшләрне төгәлләгән инде. Татарстандагы барлык 31 урманчылыкта да билгеләнгән эшләрне 2023 елның 15 октябренә тәмамларга планлаштырыла.

фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев